«Үлемсез полк» бөтенроссия акциясе чын-чынлап бөтенхалык бәйрәменә әверелә. Бүген Татарстан традицион рәвештә акциядә катнашты. «Үлемсез полк» шәһәр үзәге буенча узды, әлеге чара Меңьеллык мәйданында тәмамланды. Казанда акциядә 170 меңнән артык кеше катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, волонтерлар, мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм башкалар катнашты.