Яшьләр эшләре министрлыгы иҗтимагый берләшмәләргә грантлар өчен 18,4 млн. сум бүлеп бирәчәк

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Бүгенге көннән алып 13 июньгә кадәр Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре проектларына грант ярдәме алуга гаризалар кабул итә. Грант конкурсының гомуми бюджеты 18,4 млн сум тәшкил итә.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаны официаль сайтта бирергә мөмкин. Гаризада проектның актуальлеген, аның максатларын һәм бурычларын, чаралар планын, бюджетны һәм тәкъдим ителгән проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча ирешергә планлаштырылган нәтиҗәләрне тасвирларга кирәк.

Грантлар алты юнәлеш буенча биреләчәк. Алар арасында патриотик тәрбия, иҗади үсеш, социаль активлык һәм башкалар бар.

Җиңүчеләрне баллар суммасы буенча билгеләячәкләр, һәр проект 1 млн.сумга кадәр грант алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International