10-12 май көннәрендә Казанда ТР мәктәп хезмәт отрядларының беренче белем бирү фестивале узды. Фестивальдә Татарстан Республикасының 21 районыннан 14-18 яшьлек 102 яшүсмер катнашты.
Чара кысаларында катнашучылар өчен белем бирү лекцияләре, тренинглар, очрашулар, эшлекле уеннар оештырылды, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны Казан шәһәре эш белән тәэмин итү үзәге директоры урынбасары Гөлназ Гаязова, республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе, Идел буе федераль округының студентлар отрядлары штабы җитәкчесе Василий Ислаевка һәм «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге комиссары Алия Адиевага бирә алдылар.
Ахырда һәр катнашучы белем бирү фестивален уңышлы узу турында сертификат алды.