Татарстанның төрле югары уку йортларыннан 98 студент 14-18 майда Пермьдә узачак «Россия Студентлар язы» Бөтенроссия студентлар иҗаты фестивале финалында республиканы тәкъдим итәчәк. Илнең 75 регионы вәкилләре белән конкуренциядә, Татарстанның иң яхшы студентларына Россиянең иң абруйлы иҗади фестивале бүләкләре өчен көрәшергә туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда Татарстан җыелма командасы Россия студентлар язының югары бүләкләренә 6 тапкыр ия булды – бу илнең барлык төбәкләре арасында иң яхшы күрсәткеч.
Студентлар язы конкурс программасы 7 юнәлеш буенча уза: музыка, бию, театр, оригиналь жанр, журналистика, видео, шулай ук төбәк программасы. Быел катнашучыларның чыгышларын 39 эксперт бәяләячәк.