Милли проектларны гамәлгә ашыру буенча җәмәгать тыңлаулары узды

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов милли проектларны гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый тыңлауларда катнашты.

«Безнең очрашу Халыкара гаилә көнендә уза», - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова, иҗтимагый тыңлауларны ачып.

Россия төбәкләрендә милли проектларны гамәлгә ашыру буенча гаять зур җаваплылык ята, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. «Әлеге проектлар финанслау күләме буенча тиңдәшсез, - дип ассызыклады республика парламенты башлыгы. Җәмәгатьчелекне, муниципалитетларны җәлеп итеп, аңлату эшләре алып барганда, без бу бурычны үтәргә тиеш».

Хәзерге вакытта Россиядә 12 өстенлекле юнәлеш буенча 13 милли проект һәм магистраль инфраструктураны модернизацияләүнең һәм киңәйтүнең комплекслы планы расланган. 2019-2021 елларда милли проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 5,7 трлн. сумга якын акча юнәлдереләчәк. Татарстанда төрле чыганаклардан 42,3 млрд. сум бүлеп биреләчәк. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән 47 төбәк проекты эшләнгән һәм расланган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International