Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Иҗтимагый советның чираттагы утырышында Яшьләр эшләре министрлыгы балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен грант ярдәме конкурсын үткәрүнең яңартылган форматын тәкъдим итте. Җәмәгатьчеләр министрлык грантларына дәгъва итә алырлык оешмалар даирәсен киңәйтергә тәкъдим иттеләр. Исегезгә төшерәбез, конкурста уставта 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр белән эшләү максат итеп куелган иҗтимагый оешмалар катнаша ала. Конкурста катнашу мөмкинлекләрен киңәйтү киләсе елга планлаштырыла-моның өчен республиканың кайбер норматив-хокукый актларын яңадан карарга кирәк. Шул ук вакытта быел Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары конкурска тәкъдим ителгән проектларга экспертиза ясаячаклар.

Утырыш көн тәртибе кысаларында Иҗтимагый совет әгъзалары шулай ук Татарстанда яшьләр җинаятьенә бәйле мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Бу теманы карау инициативасы белән Иҗтимагый совет әгъзасы, эксперт Юлия Королева чыгыш ясады. Ул республикада авыр яшүсмерләр өчен остазлык институтын кертергә һәм мәктәпләрдә хокукый белемнәр дәресләре үткәрергә тәкъдим итте.

Бу хакта фикер алышканнан соң, Совет әгъзалары тематик иҗтимагый фикер алышуларны үткәрергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International