2019 елның февраленнән Казанда Кариев театры мәйданчыгында «Театрда импровизация» арт-лабораториясе эшләде. Аның инициаторы «Калеб» иҗат берләшмәсе. Өч ай дәвамында яшь актерлар белән «Алтын битлек» иясе, артист Нурбәк Батулла, хореограф Марсель Нуриев һәм режиссер Туфан Имметдинов эшләде. Кастинг нәтиҗәләре буенча иҗади лабораториядә катнашу өчен 18 кеше сайлап алынган.
Спектакль 22 май көнне 19.00 сәгатьтә Кариев театрында күрсәтелә.
20 майда (дүшәмбе) 11.00 сәгатьтә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында (Сафьян ур., 5 йорт) аның педагоглары һәм режиссеры Андрей Феськов катнашында иҗат лабораториясе нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узачак.