Татарстан Республикасы командасы бүген Пермьдә тәмамланган Россия студентлар язының берсүзсез триумфаторы булды. Безнең республика командасы беренче тапкыр гомуми зачетта да, иң дәрәҗәле конкурс юнәлеше булып саналган «региональ программалар» номинациясендә дә җиңү яулады.
Беренче урынны Төмән өлкәсе, икенче урынны Саратов өлкәсе, өченче урынны Кемерово өлкәсе яулады.
Фестивальнең соңгы этабы Пермьдә 14-18 май көннәрендә узды. Анда илнең 75 төбәгеннән 3000 студент катнашты.
Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда Татарстан җыелма командасы Россия студентлар язының югары бүләкләренә 6 тапкыр ия булды – бу илнең барлык төбәкләре арасында иң яхшы күрсәткеч.
Татарстан делегациясе Казанга 20-нче май көнне әйләнеп кайта. Делегатлар белән ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов очрашуы көтелә.