Дамир Фаттахов: «Безнең республика– мөмкинлекләр, яшьләр потенциалын гамәлгә ашыру территориясе»

2019 елның 19 мае, якшәмбе

Бүген студентлар язы триумфаторлары белән Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов очрашты.

Безнең республика командасы беренче тапкыр гомуми зачетта да, иң дәрәҗәле конкурс юнәлешендә дә - «региональ программалар» җиңү яулады.  

Беренче урынны Төмән өлкәсе, икенче урынны Саратов өлкәсе, өченче урынны Кемерово өлкәсе яулады.

Фестивальнең соңгы этабы Пермьдә 14-18 май көннәрендә узды. Анда илнең 75 төбәгеннән 3000 студент катнашты.

Дамир Фаттахов делегатларны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән сәламләде һәм республика җитәкчелеге яшьләрне һәрвакыт хуплый, ишетә һәм үзләрен тормышка ашыра алсын өчен барысын да эшли, дип билгеләп үтте. «Сез тарихи вакыйга ясадыгыз. Безнең республика, башкалабыз – мөмкинлекләр, сезнең потенциалны тормышка ашыру территориясе», - дип мөрәҗәгать итте министр катнашучыларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International