Бүген Казанның IT-паркында «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» форумының финал күргәзмәсе башланды. Форумда яшьләр проектлары тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде. «Форумда катнашучылар саны артуына мин бик шат. Безгә бу проектларның проект булып калуы гына түгел, ә иң яхшы проектларның алга таба үсеш алуы мөһим. Барысы да сезнең кулда!»,- дип сөйләде министр.
Дамир Фаттахов шулай ук панель дискуссия эшендә катнашты. Аның спикерлары-ТР Туризм үсеше үзәге генераль директоры Дилбәр Садыйкова, «Veganday» кафесына нигез салучы Диана Газимова, Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Камалов һ.б. Очрашуда катнашучылар «Татарстан, чыннан да, мөмкинлекләр территориясеме?» дигән сорауга аңлатма бирделәр.
Очрашу диалог форматында узды, анда катнашучылар сораулар бирә алдылар. Мәсәлән, катнашучыларның берсе «кайда туган, шунда кирәк тә булган» дигән мәкальнең мәгънәсе белән кызыксынды һәм үз вариантын тәкъдим итте. Шулай ук яшьләр өчен ипотека программасын булдыру кебек тәкъдимнәр яңгырады, һөнәр һәм компетенция мөһимлеге турында сораулар бирделәр.
Яшьләр программасы кысаларында Инновацияләр, маркетинг, көндәшлеккә сәләтлелек һәм иҗат турында сөйләячәкләр.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең Татарстан» форумы Татарстан яшьләре өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе – яшь татарстанлыларның инициативаларына сайлап алу һәм ярдәм итү мәйданы булып тора. Форумда җиңүчеләр «іВолга», «Таврида» һ.б. Бөтенроссия мәйданчыкларында катнаша һәм үз проектларына грант ярдәме ала алачаклар.