19-20 май көннәрендә Казанның IT-паркында «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» форумының финал өлеше узды. Республиканың 20 иң яхшы проекты вәкилләре үз идеяләрен тәкъдим иттеләр, ә форум кунаклары белем бирү лекцияләрендә булдылар.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, волонтерлар, мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм башкалар катнашты.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген дәүләт яшьләр сәясәте юнәлешен гамәлгә ашыру буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы позицияләрдә тора. «Форум нәтиҗәләре республиканың алга таба үсешенә һәм яшьләрнең Татарстанның социаль-икътисадый, сәяси, иҗтимагый-фәнни тормышында активрак катнашуына ярдәм итәр дип ышанам», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Дамир Фаттахов үз чиратында республика җитәкчелегенә яшьләр форумына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Бу проектларның үз кулланылышын табуларын телим», - дип сөйләде министр.