Яшьләр сәясәте тармагын цифрлаштыру проекты кысаларында Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар сату буенча онлайн-сервис башлап җибәрде. Проект Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Быел онлайн-сервис сынау режимында эшли, аңа «Лето» республика үзәгенең «Пламя», «Пионер», «Хыял» һәм «Чайка» лагерьлары тоташтырылган. Юлламаны сайтта алырга мөмкин http://youth.tatar.ru. Хәзерге вакытта сатуга тәкъдим ителгән профильле сменаларга юлламалар 6,5 меңнән 12 мең сумга кадәр тора.
«Без барлык сервисларны да халык өчен максималь уңайлы итәргә телибез. Шуңа күрә юлламаларны онлайн-сату барлыкка килде. Быел сервис эшен сынап караганнан соң, без аңа Татарстанның калган лагерьларын тоташтырачакбыз», - дип сөйләде Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов.
Быел Татарстанда 218 меңнән артык бала һәм яшьләр ял итәчәк. Җәйге чорда балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча кызыксындырган сорауларга 8(843) 293-12-91 телефоны буенча кайнар линия белгечләре җавап бирәчәк.