Яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен - «балигъ булмаганнар белән эшләү буенча эксперименталь мәйданчык» республика бәйгесе башланды. Конкурс дәүләт яшьләр сәясәтенең 25 еллыгына әзерлек кысаларында 3 номинация буенча үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 15 июньгә кадәр электрон адреска кабул ителә: 2008kazan@mail.ru.
Конкурста җиңүчеләр 45 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.
Конкурста катнашуга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә яшьләр сәясәте өлкәсендә эшчәнлек алып баручы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла.