Волонтерлык проектын үстерүгә 2 млн. сум: «Доброволец России-2019» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

«Доброволец России-2019» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә, анда катнашучылар үзләренең волонтерлык проектын тәкъдим итә һәм аны тормышка ашыру өчен грант ала алалар. 2019 елда конкурсның грант фонды 45 млн сум тәшкил итә.

«Доброволец России-2019» - инициативалы кешеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, битараф булмаган һәм актив гражданнар өчен социаль лифтлар булдыруга юнәлдерелгән волонтер проектларының төп еллык конкурсы.

Конкурста Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Гаризалар 16 июньгә кадәр Россия доброволецлары сайтында кабул ителәчәк.

Быел конкурс гаризалары өч категориягә бүленгән: социаль проект, игелекле эш, иҗади эш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International