Дамир Фаттахов Россия Дәүләт Советының эш төркеме утырышында Татарстанда инфраструктура белән идарә итү принципларын тәкъдим итте

2019 елның 24 мае, җомга

Бүген Ярославльдә Россия Дәүләт Советының профильле эшче төркеме утырышында яшьләр сәясәте тармагы инфраструктурасын үстерү турында фикер алыштылар.

Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык башлыгы Александр Бугаев үз чыгышында төбәк һәм муниципаль хакимият органнары карамагындагы учреждениеләрдә яшьләр белән эшләү буенча 52 меңнән артык белгеч эшләвен билгеләп үтте. Тармакның бер хезмәткәренә 30 яшькә кадәрге 541 яшь кеше туры килә, бу, мәсәлән, мәгариф өлкәсе кебек чиктәш тармакларга караганда, берничә тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта хакимият органнары структураларында бары тик яшьләр белән эш итүче бүлекчәләр аз. Күпчелек очракта ул спортның башка тармаклары составына, җәмәгатьчелек һәм эчке сәясәт белән элемтәләргә кертелгән.

Үз чиратында, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов безнең республиканың тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул федераль дәрәҗәдә яшьләр объектларының статусын һәм әһәмиятен билгеләп үтте.

Панель дискуссиядән соң утырышта катнашучылар группаларда эшкә кереште, анда проблемалы моментлар һәм аларны чишү юллары турында фикер алышу, шулай ук тәҗрибә уртаклашу дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International