Татарстанның 90 студенты бүген махсус дәүләт стипендиясен алды. Стипендиатларны Татарстан премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Илшат Гафуров котлады.
Дамир Фаттахов яшьләрнең Татарстанны мөмкинлекләр территориясе белән бәйләвен ассызыклады. «Сездә инде иң мөһим нигез бар – сез максат куя беләсез, үз максатыгызга ирешә аласыз, үзегезне мобильләштерә беләсез. Мин ышанам, тагын бер тапкыр уңышка ирешү өчен, бу күнекмәләр сезгә файдалы булачак. Республика җитәкчелеге яшьләрне үз-үзен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру өчен барысын да эшли», - дип сөйләде министр.