Мәскәү өлкәсендә Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның Бөтенроссия семинар-практикумы уза. Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы региональ хакимият органнары җитәкчеләре Россия Федераль агентлыкның өстенлекле проектлары һәм төбәкләрнең эре федераль проектларга һәм программаларга интеграциясе мөмкинлекләре турында фикер алышалар. Татарстаннан семинарда яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов катнаша.
Семинарны оештыручылар Бөтенроссия форум кампаниясенә аерым игътибар бирделәр. Аның иң актив чоры җәйге каникуллар вакытына туры килә. Федераль форумнар яшьләргә формаль булмаган белем бирү һәм төбәкара элемтәләрне җайга салу өчен генә түгел, ә аларның проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм алу өчен дә мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән. Форумнарда төрле юнәлешләр буенча яшьләр инициативаларына грантлар уйнатыла. Бу уңайдан семинарда яшьләр үзләре дә чыгыш ясады.