25-27 майда Арча районында «Авангард» хәрби-тактик уены узды. Уенда Россиянең 15 төбәгеннән 200 кеше - яшьләр оешмалары активистлары һәм 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге страйкбол командалары әгъзалары катнашты.
Чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, хәрби хезмәткә кызыксыну уяту, патриотизм, гражданлык тәңгәллеген һәм Ватанга хезмәт итүгә әзерлекне тәрбияләү максатыннан үткәрелә.
Катнашучылар ике командага бүленде. Һәр команда өчен кайбер сугышчан бурычлар куелды, аларны үтәү өчен алар баллар алды.