Бүген Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялы мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. Гариза бирүчеләрнең төп сораулары арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җәйге ял оештыру да бар иде.
Исегезгә төшерәбез, балалар һәм яшьләрнең ялын һәм аларны савыктыруны оештыру программасы ел саен Татарстанда 218 меңнән артык кешене колачлый. Республика бюджетыннан бу максатларга 1,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә.