Россиянең 55 төбәгеннән 2000нән артык катнашучы: Казанда Россиянең студентлар спорт клублары ассоциациясенең «Безнең сайлау – спорт» фестивале старт алды

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Бүген Казанда Россия студентлар спорт клублары ассоциациясенең «безнең сайлау – спорт» фестивале старт алды. Фестиваль илнең барлык  спорт хәрәкәтләрен берләштерүче мәйданчык булачак, аның кысаларында Россия студентлар спорт клублары ассоциациясенең берьюлы берничә чарасы узачак.

Фестивальне ачу тантанасында Россия Федерациясе Спорт министры урынбасары Марина Томилова, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Платонов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов катнашты.

Форумда Россия Федерациясенең 55 регионыннан вәкилләр – илнең югары һәм урта махсус уку йортларыннан 2 меңнән артык кеше, спорт сөюче спортчылар, шулай ук төбәкләрдә массакүләм спортны үстерүче студентлар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International