Бүген Казанда БДБ илләре яшьләренең парламентара ассамблеясы һәм БДБ илләренең яшьләр эшләре буенча советының уртак утырышы булды. Әлеге мәртәбәле чарада сигез илдән - Әзербәйҗаннан, Әрмәнстаннан, Беларусиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Россиядән, Таҗикстаннан һәм Үзбәкстаннан килгән делегацияләр катнашты. Кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Дәүләт Советы Рәисе БДБ илләре яшьләренең парламентара ассамблеясы яшьләр өчен менә дигән дипломатия мәктәбе булды дигән фикердә. Икътисади үзгәрешләр шартларында мәгънәле сөйләшүләр алып бару БДБ илләренең киләчәктә бергәләп үсүенә алшарт булып тора.
Парламент башлыгы, республикада яшьләргә игътибар зур, дип белдерде. “Яшьләр үзләрен күрсәтсен, төрле яктан үссен өчен мөмкинлекләр җитәрлек”, – диде ул. Аныңча, яшьләрне нәкъ шул мөмкинлекләр кызыктыра да. Парламент рәисе сүзләренә караганда, күпчелек очрашуларда аңа шундый тәкъдимнәр җиткерәләр икән.
– Яшьләргә: “Менә ипотека процентларын киметәбез, мондый ташламалар бирәбез”, – дигән тәкъдимнәр бик үк кызык түгел. Очрашуларда еш булам, шуны күзәтәм: яшьләр көчләрен күрсәтү, “сезнең кебек үк без дә булдыра алабыз” дип әйтерлек мөмкинлекләргә, мохиткә мохтаҗ. Аларның мондый теләкләре безгә күпкә кадерлерәк тә”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бу уңайдан ул республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы эшен билгеләп үтте. Яшьләрне нәрсә борчыганын бары тик яшьләр белән генә хәл итеп була. Министрлык үзе дә шушы “Яшьләрдән башка яшьләр өчен бернәрсә дә булмаска тиеш” дигән шигарьгә таянып эш итүен әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, яшьләр парламент эшчәнлегендә дә катнаша һәм аларның фикерләре, тормышка карашлары “өлкәннәр” өчен дә әһәмиятле.
Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белдергәнчә, республика халкының 20 процентын яшьләр тәшкил итә. Шуңа күрә республикада алар өчен уңайлы шартлар тудыру да Татарстан сәясәтенең төп юнәлеше булып тора.
Спорт башкаласы, мәдәни шәһәр... Бу исемнәргә яңасы өстәлмәгәе. Утырышта билгеле булганча, Казан Европаның яшьләр башкаласы исеменә (2022 ел) дәгъва кыла. Бәйгенең беренче этабында 13 шәһәр катнашкан. Икенче этапка исә биш шәһәр генә үткән. Җиңүче шәһәр исемен ноябрь аенда Франциядә игълан итәчәкләр. Утырышта катнашучылар фикеренчә, Казанның җиңү яулаячагына ышаныч зурдан.