«Балалар мәсьәләсе» буенча гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне старт алды

2019 елның 31 мае, җомга

Бүген, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, Казанда гражданнарга «Балалар мәсьәләсе» хокукый ярдәм көне старт алды. Чара ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары катнашында Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты базасында уза.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, республика халкының бала тормышына кагылышлы теләсә нинди сораулар бирү мөмкинлеге бар.

Акциядә шулай ук ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова да катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International