Утырышта катнашучыларны Татарстан парламенты җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Римма Ратникова Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр палатасының активлыгын билгеләп үтте. "Безнең ЯшьЛәр палатасы 15 ел элек оештырылган иде, - диде ул. - Узган чорда республикада аның дәрәҗәсе үсте, яшьләрне сәяси эшчәнлеккә җәлеп итүдә роле артты. Алар актив эшчәнлек алып баралар, закон проектлары тәкъдим итәләр, камилләшәләр".
Палатаның эшчәнлеге турында сөйләп, Римма Ратникова аның иҗтимагый оешмалар һәм муниципалитетлар вәкилләре катнашында формалашуын ассызыклады. "Яшьләр палаталары барлык районнарда да бар, - диде ул. - Алардагы иң актив егетләрне һәм кызларны берләштереп, туплап, яшьләр хәрәкәтенең нигезен тәшкил иткән оешмалар булып саналалар".
Чыгышын төгәлләп Римма Ратникова яшь парламентарийларга уңышлар теләде. "Үз илләрегезнең киләчәге сезнең кулда, чөнки сез - яшь лидерлар. Шуңа күрә сезгә бергәләшеп эшләргә, проблемаларны чишәргә, законнар язарга өйрәнергә кирәк", - диде ул.
БДБ дәүләтләре парламентара Яшьләр ассамблеясенең яңа координаторы итеп Киемиддин Абдусалимзода Миралиен, Таҗикстан Республикасының фән, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте комитеты әгъзасы, Сәяси фәннәр кандидаты, яшь галимнәр өчен Исмоил Сомони исемендәге премия иясе сайланды.
Параллель рәвештә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында БДБ дәүләтләре яшьләр эшләре советы утырышы дәвам итте. Татарстан Республикасыннан утырышта Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов катнашты.