«Зарница» республика хәрби-спорт уенының финалы старт алды

2019 елның 31 мае, җомга

Бүген Казанда «Зарница» республика хәрби-спорт уенының финалы старт алды. Чара «Патриот» республика спорт – патриотик һәм армиягә кадәр яшьләрне әзерләү үзәге базасында уза һәм 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Уенда зона этаплары призерлары - 12 командасы катнаша. Биш көн дәвамында командалар Россиянең Хәрби тарихын белүгә сынаулар узачаклар, гомуми дисциплиналарда һәм хәрби-тактик уенда үзләренең әзерлекләрен күрсәтәчәкләр.

Җиңүчеләр Татарстанны агымдагы елның сентябрендә Оренбургта Идел буе федераль округының «Зарница» хәрби-спорт уеннары финалында тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International