Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең балалар җәмәгать ярдәмчеләренә таныклыклар тапшыру тантанасы булды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Виктор Демидов һ. б. катнашты.
Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, Татарстанда балалар өчен бик күп эшләнә: «бу чараның Халыкара балаларны яклау көнендә узуы символик мәгънәгә ия. Бүген сезнең эшчәнлек Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре сыйфатында башлана. Проектта катнашу сезгә иҗтимагый тормышта үз активлыгыгызны күрсәтергә мөмкинлек бирер дип ышанам».
Римма Ратникова катнашучыларны ТР Дәүләт Советы җитәкчелеге исеменнән сәламләп, бүген бу залда хокук яклаучылар юлын сайлаган кешеләрнең җыелуын ассызыклады: «сез гражданлык иреге һәм хокуклары гына түгел, бурычлары да барлыгын яхшы беләсез. Шуны онытмагыз һәм һәрвакыт гадел булыгыз».