Татарстан Президенты «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә җиңүчеләргә стипендияләр тапшырды

2019 елның 1 июне, шимбә

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казан Кремлендә «Созвездие – Йолдызлык-2019» республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләре тапшырылды. Фестивальдә җиңүчеләргә һәм аларның педагогларына лаеклы бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 

Тантанада катнашучыларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һәрберебезнең иң яхшы һәм якты хатирәләре балалар белән бәйле: «Бу бәйрәм олылар өчен дә бик мөһим, алар алдында яшь буынның тулы кыйммәтле һәм гармонияле үсеше өчен җаваплылык тора. Без балаларыбыз үзләрен ышанычлы яклавы астында хис итсен һәм тормышта яхшы старт алсын өчен барысын да эшләргә тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International