Татарстан делегациясе «БРИКС һәм ШОС илләренең Студентлар язы» халыкара фестивалендә катнаша

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

4 июньдә Ставропольдә «БРИКС һәм ШОС илләренең Студентлар язы» III Халыкара фестивале старт алды. Анда БРИКС һәм ШОСКа керүче 23 илдән 2,5 мең студент катнашты. Яшьләр лидерлык һәм медиа, музыка, матурлык, спорт, мәгариф, сәнгать юнәлешләре буенча үткәрелә торган конкурс программасында катнаша.

Шулай ук фестиваль программасы кысаларында БРИКС һәм ШОС илләре вәкилләре арасында яшьләр дипломатиясен үстерүгә юнәлдерелгән башка чаралар да каралган.

Фестивальдә экспертлар, модераторлар, мактаулы кунаклар сыйфатында 100дән ким булмаган танылган сәясәтче, журналистлар, эстрада йолдызлары, Россиянең күренекле җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук фестивальдә катнашучы илләрнең рәсми затлары катнашачак. Татарстанны яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итә. Татарстан студентлары БРИКС һәм ШОС илләренең яшь лидерларының  форумында, БРИКС һәм ШОС илләренең яшь журналистларның  форумында, БРИКС һәм ШОС илләренең мәгариф форумында һәм «Арт-Холл» халыкара иҗади проектында катнаша.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Ставропольдә резолюция кабул ителәчәк. Анда 2019-2020 елларда БРИКС һәм ШОС илләренең хакимият органнары һәм иҗтимагый институтлары белән берлектә тормышка ашырылачак чаралар кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International