ТР Яшьләр министрлыгы һәм Россия яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли советы арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзаланды

2019 елның 8 июне, шимбә

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы-2019 кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Россия яшьләр һәм балалар берләшмәләренең милли советы» иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясе арасында хезмәттәшлекне үстерү турындагы килешүгә имза салынды. Килешүгә Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм Россия яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советы Рәисе Григорий Петушков кул куйды.

Килешү кысаларында яклар дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә тәҗрибә һәм мәгълүмати материаллар алмаша, халыкара яшьләр хезмәттәшлеге, волонтерлык хәрәкәте, яшьләргә гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча уртак чаралар үткәрә алачаклар. Шулай ук яшьләр фестивальләрендә һәм башка яшьләр чараларында уртак катнашу, яшьләрнең гуманитар, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрен киңәйтү, яшьләрнең фәнни-техник иҗаты өлкәсендә хезмәттәшлекне тирәнәйтү һ. б. күздә тотыла. Ике яклы яшьләр хезмәттәшлегенең яңа формаларын үстерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр эшләү мөһим юнәлеш булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International