27 июньдә билгеләп үтелә торган Бөтенроссия Яшьләр көне алдыннан Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы махсус премия булдырды. Ул бөтен республикадан яшьләр белән эшләүче иң яхшы белгечләргә, шул исәптән яшьләр өчен иң уңышлы проектлар авторларына тапшырылачак. Быел премияне тапшыру шулай ук Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәтенең 25 еллыгына багышланган.
Республика премиясе 12 номинация буенча тапшырылачак. Премия җиңүчеләрен бүләкләүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.
Премиядә катнашу өчен гаризаны АИС «Россия яшьләре» системасында бирергә, катнашуның шартлары белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.