Татарстанда «Наше время – Безнең заман»  фестиваленең чираттагы сезоны башлана

2019 елның 11 июне, сишәмбе

 Татарстанда «Наше время – Безнең заман» республика фестиваленә гаризалар кабул итү этабы башланды. Гаризалар 26 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк, сайлап алу этаплары Татарстанның 4 шәһәрендә узачак. Ә фестиваль җиңүчеләрен Казанда 13-14 ноябрьдә узачак финалда билгеләячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, «Наше время – Безнең заман» фестивале Татарстан яшьләр сәясәтенең бренд проектларының берсе булып тора. Ул эшче яшьләр иҗаты мәйданчыгы булып тора. Проектны оештыручылар сүзләренә караганда, алдагы еллар тәҗрибәсе сәхнәдә уңышка ирешеп, фестивальдә катнашучыларның үз предприятиеләрендә һәм оешмаларында уңышлырак һәм нәтиҗәле була баруын күрсәтә. Фестиваль республиканың кече шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүче яшьләр өчен аеруча әһәмиятле, алар өчен уңышлы социаль лифтларның берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International