Горький паркында Халыклар дуслыгы парады узды

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

Россия көнендә Казанда Халыклар дуслыгы парады узды. Горький исемендәге паркның үзәк аллеясы буенча Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре узды. Чарада Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы Йорты, Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре, иҗтимагый яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Катнашучыларны һәм кунакларны сәламләгәннән соң, Ләйлә Фазлыева барысын да Россия көне белән котлады. Традиция буенча төп сәхнәдә өченче хезмәт семестры ачылды. Студентлар отрядлары 2019 елга үзләренең күптән көтелгән юлламаларын алды.

Үз чиратында Дамир Фаттахов үзенең чыгышында Россиянең һәр гражданины илебез яхшырак, якты һәм уңайлырак булсын өчен нәрсә эшли дигән сорауга җавап бирергә тиеш, дип билгеләп үтте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, программа кысаларында Яшьләр арасында мәдәниятара диалогны ныгыту өлкәсендә эшләүче яшь лидерларны һәм яшьләр оешмаларын, милли спорт төрләре буенча спартакиада җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Шулай ук презентация мәйданчыгында студентлар отрядлары эшчәнлеге юнәлешләре буенча мастер-класслар эше оештырылды. Анда теләге булган һәркем Татарстан халыкларының көнкүреше, ризык, иҗаты, кием-салымдагы милли элементлары һәм атрибутикасында тәрҗемәсез мәдәни кодлар белән таныша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International