ТР Яшьләр эшләре министрлыгында «Студентлар язы-2019» фестиваленең оештыру комитеты һәм иганәчеләрен бүләкләделәр

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгында «Студентлар язы-2019» фестиваленең оештыру комитеты һәм иганәчеләрен бүләкләделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальгә әзерлек февраль аенда ук башланган иде. Март аенда заявка кампаниясе старт алды. 120 кешедән торган оештыру комитеты командасы 3 атна эчендә Татарстан Республикасының 27 югары белем бирү оешмасыннан 400дән артык гариза кабул итте һәм эшкәртте.  Студентлар язы акцияләре 11 югары уку йортында узды һәм меңгә якын кешене колачлады.  2500 дән артык кеше Фестивальнең сайлап алу этабында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International