Казанда «Электропрофсоюз заряды – 2019» яшьләр форумы старт алды

2019 елның 14 июне, җомга

Бүген «Волга» яшьләр үзәге базасында « Электропрофсоюз заряды – 2019» яшьләр форумы старт алды. Форумда Татарстанның 38 предприятие һәм оешмасыннан 180 яшь кеше катнаша. Тантаналы ачылышта ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм «Бөтенроссия Электропрофсоюз» Татарстан республика оешмасы рәисе Хәлим Ахунҗанов катнашты.

Киләсе өч көн дәвамында делегатлар белем бирү мастер-классларында, лекцияләрдә, конкурсларда катнашачаклар. Шулай ук проект эшчәнлеге, катнашучыларның шәхси сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән тренинглар, форсайт-сессияләр һ. б. оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International