Татарстанның 300 волонтеры Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантанасын оештыруда һәм үткәрүдә катнаша. Фестиваль Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә уза. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм кайбер чит илләрдән меңләгән хаҗилар катнаша.
Фестивальне үткәрү өчен республикада 300 волонтер сайлап алынды. Волонтерлар махсус укулар уздылар, шул исәптән тыюлык территориясендә дә функциональ тренинг каралган иде. Волонтерлар кунакларга тыюлык территориясе буйлап навигация белән ярдәм итәчәк, үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирәчәк, башка функцияләрне башкарачак.