«Милләтебез хәзинәләре» 11 регионнан 90 баланы берләштерде

2019 елның 7 июне, җомга

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге 1-7 июнь көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасын оештырды. Смена «Волга» яшьләр үзәге базасында үтте.

«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Быелгы беренче профильле сменада Россиянең 11 төбәгеннән 90 баланың ял итте.

7 көн дәвамында балаларга татар теле дәресе укытылды. Музыка, актерлык осталыгы, кул эшләре буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә алар яңа һөнәрләргә өйрәнде. Моннан тыш татарча бердәм диктант язу, башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр оештырылды.

Смена дәвамында үткәрелгән «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек бәйгеләрдә балалар үзара көч сынашты. Лагерь кысаларында үткәрелгән чараларда яшь милләттәшләребез халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән якыннан танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International