«Россия – Япония: спорт-дуслык күпере» Халыкара яшьләр лагере: 76 катнашучы, тәҗрибә уртаклашу

2019 елның 15 июне, шимбә

Казанда «Россия – Япония: спорт - дуслык күпере» Халыкара яшьләр лагере узды. Анда 11 яшьтән алып 18 яшькә кадәр Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Япония Олита префектурасыннан 76 кеше катнашты. Программа кысаларында «Түбәтәй» ресторанында татар ашлары ризыкларын әзерләү, рус халык уенчыкларын «курчаклар-берегини» әзерләү буенча мастер-класслар үткәрелде. Шулай ук тренинг уеннары, квизлар һәм очрашулар оештырылды. Лагерь делегатлары Татарстан Республикасы яшьләре тарафыннан эшләнгән «Яшел фитнес» сәламәтләндерү программасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International