«Болгар-Туган тел» төбәкара лагере башланды

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Бүген Болгар шәһәрендә «Болгар-Туган тел» төбәкара лагере старт алды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Спас районы башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге баш консультанты Әлфия Ахатова, Спас районы мәгариф бүлеге башлыгы Александр Ермилин, Спас районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Әхтәм Вәлиәхмәтов, «Студентлар лигасы» президенты Руфат Кыямов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм башкалар катнашты.

Лагерь программасы татар мәдәниятен, телен тирәнтен өйрәнүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә телне гамәли куллану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән. Лагерь программасы төрле тематик блокларга бүленгән белем бирү һәм мәдәни чараларны үз эченә ала. Форумның төп юнәлешләре-тел, иҗат һәм тарих.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International