22 июнь, Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан «Горсть памяти» Бөтенроссия акциясенә кушылачак.
Ә иртә таңнан Казанның Горький паркында традицион «Хәтер шәме» акциясе узачак. Яшьләр берләшмәләре активистлары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабызачак. Шуннан соң истәлекле колонна җәяү Җиңү паркына кадәр барачак, анда акциядә катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салачак һәм сугыш турында шигырьләр укыячак.
Республиканың барлык муниципаль районнарында 21 һәм 22 июньдә истәлекле чаралар планлаштырылган. Шул ук вакытта матәм митинглар һәм истәлекле акцияләр белән беррәттән Бөек Ватан сугышы ветераннарына да бару планлаштырылган.
22 июньдә Питрәч районында «Әлбәдән» хәрби уеннары узачак: Россиядә беренче тапкыр Бөек Ватан сугышының беренче көнен реконструкцияләячәкләр.