«Безнең өчен җиңү яулаган кешеләрне истә тоту бик мөһим»: Казанда «Горсть памяти» акциясе узды

2019 елның 22 июне, шимбә

Бүген, 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Татарстанда, илнең барлык төбәкләрендәге кебек, беренче тапкыр «Горсть памяти» хәрби-патриотик акциясе уза. Чарада Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, Казан гарнизоны башлыгы генерал-майор Кирилл Кулаков, Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин, җирле үзидарә органнары вәкилләре, ветераннар иҗтимагый берләшмәләре, яшьләр оешмалары вәкилләре, шул исәптән «ЮНАРМИЯ» хәрәкәтендә катнашучылар, мактаулы каравыл, оркестр һ. б. катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International