Татарстанда 21 июньнән 22 июньгә каршы төндә «Хәтер шәме» акциясе узды. Яшьләр берләшмәләре активистлары Горький паркында Мәңгелек ут янына килделәр һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар. Шуннан соң истәлекле колонна җәяү Җиңү паркына кадәр үтте, анда акциядә катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар һәм сугыш турында шигырьләр укыдылар.