ИЮЛЬ АЕНДА ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕ БЕЛГЕЧЛӘРЕ ИНДЕКСАЦИЯЛӘНГӘН ХЕЗМӘТ ХАКЫ АЛАЧАК

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләренең хезмәт хакы артачак. Әгәр элек тарификация буенча уртача хезмәт хакы 21 мең сумнан аз гына артыграк булса, хәзер тармак буенча уртача хезмәт хакы, бюджеттан тыш чыганаклардан чыгып, 31,8 мең сумга җитәчәк. Бу хакта тематик матбугат конференциясендә яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International