Министр сүзләренә караганда, яшь татарстанлыларның төп ихтыяҗы үз-үзен тормышка ашыру белән бәйле. "Бу сорауны без яшьләр белән һәр очрашуда ишетәбез. Шуңа күрә нәтиҗәле социаль лифтлар кирәк, һәм грант ярдәме механизмнары аеруча зур әһәмияткә ия", - дип хәбәр итте Дамир Фаттахов.