Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган «цифрлы министрлык» проектын 2020 елда сынау режимында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Шул ук вакытта, Президент кушуы буенча, сүз министрлыкның үзен цифрлаштыру турында түгел, ә Татарстанда яшьләр сәясәтенең бөтен тармагы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген тәэмин итәчәк глобаль мәгълүмат системасын булдыру турында бара. Проект буенча эш барышы турында журналистларга яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов сөйләде.