27 июньдә Казанда Яшьләр көнен билгеләп үтәчәкләр: программада «Нервы» Төркеме, TERNOVOY, бию бәйгеләре һәм Татарстан Президенты котлавы

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Быел беренче тапкыр зур күләмле бәйрәм Татарстан Республикасы башкаласында да узачак.

Казанның Елга портының бөтен территориясе тематик зоналарга бүленәчәк, анда стритбол, урам биюләре, арт-зона, экстрим-зона, скейтпарк, граффити өчен мәйданчыклар оештырылачак. Барлык теләүчеләр фестивальнең extreme-зонасында һәм бию зонасында, анда BMX һәм скейтбординг буенча ярышлар, хип-хоп, all styles номинацияләре буенча баттллар һәм командалар тамашасы узачак.

Фестивальнең барлык кунаклары өчен көн дәвамында ял зоналары, фудкорт һәм «vinyl-jam» ноктасы – винил пластинкаларын сату эшләячәк.

Бәйрәм концепциясен яшьләр берләшмәсе активистлары үзләре уйлап тапкан, аларга фестивальне заманча яшьләр рухына туры килерлек итеп оештыру мөмкинлеге бирелгән.

Фестиваль 14 сәгатьтә башлана һәм кичкә кадәр дәвам итәчәк. Яшьләрне бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International