Татарстанда беренче тапкыр дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә кадрларга ярдәм итү буенча республика премиясен тапшыру булды. Премияләрне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм башкалар тапшырды.
Ләйлә Фазлыева залда утыручыларны бәйрәм белән котлады. Премьер-министр урынбасары Татарстанда яшьләр сәясәте тарихын булдыручыларга рәхмәт белдерде.
Александр Терентьев, үз чиратында, Татарстан Республикасы – мөмкинлекләр территориясе, дип билгеләп үтте. «Республикада яшәү һәм эшләүнең дәрәҗәсе арта», - дип сөйләде ул.
«22 июньдә безнең яшь министрлык оешуга нәкъ бер ел тулды. Яшьләр сәясәтенең популяр юнәлешләре «икенче сулыш» алды, кызыклы проектлар эшләтеп җибәрелде, яшьләр өлкәсен үстерүгә әйдәп баручы экспертлар, галимнәр, түрәләр, бизнесменнар, сәнгать эшлеклеләре, формаль булмаган яшьләр җәлеп ителде», - дип билгеләп үтте Дамир Фаттахов үз чыгышында.
Исегезгә төшерәбез, конкурс республикада яшьләр белән эшләүче талантлы белгечләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатыннан үткәрелде. Премияне 10 номинация буенча, шул исәптән «Ел вакыйгасы», «Ел проекты», «Ел шәхесе» Һ. б. номинацияләрдә тапшырдылар.
Яшьләр сәясәтенең иң яхшы тәҗрибәләрен саклап калу һәм торгызу өлкәсендә уңышлы эшләүче коллективлар, шулай ук заманча яшьләр белән эшләү өчен инновацион карарлар тәкъдим итүчеләр билгеләп үтелде. Татарстанда яшьләр сәясәтенең 25 еллыгы юбилей елында «Һөнәргә тугрылык өчен» номинациясе аерым игътибарга лаек. Шуны да искәртик: «традиционлек», «активлык», «креативлык» номинацияләрендә җиңүчеләрне иҗтимагый тавыш бирү юлы белән сайладылар.