«Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) оешмаларының республика үзәген 1998 елдан башлап Андрей Рыков җитәкләде. Аның җитәкчелегендә Татарстан Республикасының барлык районнарында «Форпост» үзәге эше оештырылган, бүген җәмәгать тәртибен саклау буенча 1000нән артык оешма эшли. Хәрәкәттә катнашучылар социаль яктан якланмаган катламнар, авыр тормыш шартларына дучар булган кешеләр белән эшлиләр, массакүләм, мәдәни, спорт һәм социаль әһәмиятле чараларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итәләр.
ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов үзәкнең яңа җитәкчелегенә «Форпост» хәрәкәтенең эш концепциясен яңартырга кушты: яшүсмерләр белән актив эшләү, остазлык институтын үстерү, яшьләрдә патриотик кыйммәтләр формалаштыру өчен платформа булдырырга кирәклеге турында искәртте.