Татарстан «Игелекле эшләр төбәге» федераль конкурсында җиңүче булды

2019 елның 5 июле, җомга

Татарстан Республикасы иреклелек хәрәкәтен үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыруга 8 млн 283 мең сум акча алачак, ул «Игелекле эшләр төбәге» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булып тора. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан тарафыннан алынган субсидия Республика иреклеләр хәрәкәтенең мәгълүмати-ресурс үзәге эшен оештыруга, шулай ук волонтерлар һәм волонтер оешмалары өчен белем бирү программаларын һәм укыту чараларын оештыруга һәм үткәрүгә юнәлдереләчәк. Бу бөтен республика буенча, бигрәк тә Татарстанның муниципаль районнарында, ирекле ярдәм күрсәтү һәм системалы үсеш өчен шартлар булдырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International