4-9 июльдә ТР Алексеевск районында Биләр тыюлыгы территориясендә SELET BILER FORUM уза.
SELET BILER FORUM-традицион Сәләт фестиваль-форумы, Сәләтнең җәйге профиль сменаларына сайлап алу турын узган сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр аның төп катнашучылары. Форумда Татарстан Республикасыннан, Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 3500 укучы һәм студент катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин форумда булды. Ул танышты
белем бирү мәйданчыклары белән танышты, палаткалы лагерь инфраструктурасын карады, форумда катнашучылар белән очрашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.