Мәскәүдә, Россия Федерациясе Кораллы көчләренең «Патриот» хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркы территориясендә, «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының финалы тәмамланды. Чарада 79 команда - Россиянең барлык субъектларыннан 1000нән артык кеше-хәрби-патриотик клублар әгъзалары, кадетлар, яшь армиячеләр һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Саба районы командасы Идел буе федераль округы командалары арасында иң яхшысы булды һәм Россия Федерациясе субъектлары командалары арасында беренче бишлеккә керде.