«Скорлупино» IV Бөтенроссия яшьләр фестивале: йомырка буенча дөнья рекорды, мастер-класслар, йомырка ыргыту буенча чемпионат

2019 елның 16 июле, сишәмбе

20 июльдә Питрәчтә «Скорлупино» IV Бөтенроссия яшьләр фестивале узачак.

Программада-йомырка ыргыту буенча чемпионат, йөгерешләр, конкурслар, аттракционнар һәм халык уеннары. Шулай ук йомырка тәбәсе буенча яңа дөнья рекорды куелачак. Аны әзерләү өчен 7777 йомырка кулланырга җыеналар. Кунаклар ит продукциясе дегустацияләрен, Казан рестораннарының бренд-шефларыннан йомырка һәм кошлардан экзотик ашамлыклар әзерләү һәм бирү буенча мастер-классларны карый, кулинария сугышында катнаша ала. Балалар өчен йомырка уеннары белән зур мәйданчык һәм Ско-парк эшләячәк. Быел Ско-паркта сирәк очрый торган каурыйлы токымнарны, шулай ук фестивальнең «фишкасы»- төсле чебиләр.

Быел фестивальнең төп кунаклары Россия эстрадасы йолдызлары-Доминик Джокер, Бабек Мамедрзаев һәм башкалар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International